Быелның 1 гыйнварыннан «Иминият пенсияләре турында» Федераль Закон гамәлгә керде. Әлеге закон белән пенсияне билгеләү, карау, яңадан исәпләү, төзәтмәләр кертүнең һәм аның буенча мөрәҗәгать итүнең яңа кагыйдәләре билгеләнде. Кагыйдә нигезендә пенсия та-ныклыгы бирү каралмый. Бу яңалык 2015 елдан лаеклы ялга чыгучыларга, инвалидлык буенча, яки туендыручысын югалту буенча пенсиягә ала башлаучыларга гына кагыла.
Пенсия фонды идарәсе 1 июньнән пенсия таныклык-лары бирүне туктата. Әлеге таныклык, бер караганда, документ буларак, әллә ни зур роль уйнамады. Ул шәхесне ачыклаучы документ булып тормады, мәсәлән, бер пенсия таныклыгы нигезендә генә гражданин банктан кредит рәсмиләштерә, кая да булса бару өчен билет сатып ала, ташламалы дарулар кайтарта алмый. Ул кайбер очракларда статусны раслау өчен генә кирәк булды: җәмәгать транспортында йөрү өчен социаль карта, шәһәр яны тимер юл транспортына ташламалы билет алуга, кайбер даруханәләрдә «пенсия» ташламасы ясау, «Хезмәт ветераны» категориясе өчен...
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бу мәсьәлә буенча үзгәрешләрне исәпкә алуны сорап, салым хезмәте, социаль яклау органнары, югары дәүләт хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыкты.
Пенсия фонды кирәкле мәгълүматны электрон формада бирәчәк.
Закондагы үзгәрешләр татарстанлыларның социаль хокукларын гамәлгә ашыруда тискәре чагылыш тапмаячак. Әгәр пенсионерга статусын билгеләү өчен документ кирәк була икән, Пенсия фонды органнары пенсия билгеләү, аның күләме, вакыты буенча алдан бирелгән гариза нигезендә белешмә язып бирәчәк.
Пенсия фонды идарәсе.