Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ҖИҢҮ ПАРКЫ КАБАТ АЧЫЛДЫ

Казаныбызда төзекләндерүдән соң Җиңү паркы ачылды. 9 майда Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикабызның Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәр хакиме Илсур Метшин беренчеләрдән булып яңартылган паркны карап чыкты, Мәңгелек ут янына,  Бөек Ватан сугышында балаларын, ирләрен югалткан хатын-кызларга багышлап куелган яңа һәйкәлгә чәчәкләр салды, “Хәтер китабы” павильонын ачуда катнашты.

“Хәтер китабы” павильонында 4 терминал урнаштырылган. Аларның электрон базасында  Бөек Ватан сугышында  һәлак булган, әсирлектә үлгән, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында мәгълүмат тупланган. Җиңү бәйрәме көне туганнарын сугышта югалткан күп кенә ватандашларыбызның өмет тулы карашлары шул “тимер китапларга” төбәлгән иде. Терминалларны озын чиратлар уратып алды.  Туганнары турында бер юл булса да белешмә табып, сөенеп китүчеләр дә булды. Шуларны күреп, Президент вазифаларын башкаручы Р.Миңнеханов “Хәтер китабы” павильонын уңай бәяләде.

Аннары республикабыз җитәкчелеге яшь барабанчыларны тыңлады. Яңартылган танклар, самолетлар яныннан әйләнеп үтте, яңа куелган 1940 елгы Т-34 танкы янында тукталып торды, матур күл янында элеккеләренә өстәп утыртылган агачларга хозурланды, велосипед юлларыннан балаларның уен мәйданчыгына таба юл алды. Ә бу көнне балалар өчен күңел ачу чаралары елдагыга караганда да күбрәк иде кебек. Биредә теләгән һәркем махсус корылган өстәлләр янында тынычлык символы булган күгәрченнәрне, Җиңү бәйрәме открыткаларын ясап, аларны ветераннарга бүләк итте, спорт ярышларында катнашты.

Ул көнне Җиңү паркында 600 ләп кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фоторәсемнәре белән “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. Яңа гына никахлашкан 70 пар күккә ап-ак күгәрченнәр очырды.  

Кичен парк өстендә күкне бәйрәм салюты яктыртты.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus