Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Юк, онытмыйлар сезне, каһарманнар!

7 май көнне Алан-Полян авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг һәм һәйкәл ачу тантансы булып узды. 

Алан- Поляннан Ватаныбызны якларга138 кеше киткән, шуларның 103 е яу кырында һәлак булган. 34 е туган авылларына кайтып мәңгелек бакый дөнья китте. Алан- Полян клубы янында барлык һәлак булганнар исемнәрен яздырып бик матур һәйкәл ачылды.  Шушы  тантанага район башлыгы  урынбасары  Рөстәм  Гильманов ,үз көчен керткән Григорьев  Александр,  тыл батырлары һәм бик күп авылдашлар килгән иде.

Тантананы  җирле  үзидарә  рәисе Сафин Исмәгыйл ачып җибәрде.   Ул ярдәм иткән   Григорьев Александрга, Тамара Алексеевнага һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Кулон ”акционерлык  җәмгыяте генераль  директоры Альберт Фахретдиновка, һәйкәлне торгызуда булышкан авыл егетеләренә бик зур рәхмәтләрен җиткерде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап үзенең сүзен район җитәкчесенә тапшырды.                                                                                                                                                      

Аннан сүзне авылда туып үскән, хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Захарова Зоя алды. Ул үзенең сүзен 1945 елның май аенда  әти аяксыз кайтып керде дип башлады. Зоя апа сөйләгәндә  күзләргә яшь килде, ә килгән  сугыш чоры балалары без бит әтиләребезне күрмәдек, менә хәзер әтиләр яныны килгән кебек булдык диеп сөенешеп утырдылар.  

Тантананы  Шеморбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытуычылар көче белән әзерләнгән монтаж белән дәвам иттеләр.  Бер минут  тынлык белән искә алып  Һәйкәлгә чәчәкләр, венок куелды .                                              

Соңыннан килгән кунаклар  чәй табыны янында сүзләрен дәвам иттеләр, үткән хатирәләрен яңартыллар Оештырган кызларга рәхмәтләрен әйтеп, бүгенге көнгә шөкер итеп, шушындый матур  тормышта яшәсәк иде диеп таралыштылар.

 Марина Елисеева,

Алан-Полян  авылы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus