Зәйдә өстәмә төзекләндерү кирәк булган учреждениеләр барлана
Бүген районда җәйге чорда бюджет учреждениеләренең кайсысына өстәмә төзекләндерү эшләре үткәрү мөһимлеген ачыклау өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, район җитәкчеләре, эшче төркем белән берлектә кайбер объектларда булды. 1нче һәм 5нче мәктәп, татар гимназиясе, “Бөртеккәй” балалар бакчасы, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә урнашачак яшүсмерләр клубы, туган як тарихын өйрәнү музее һ.б. учреждениеләргә кирәкле чыгымнар билгеләнде, иң беренче чиратта төзекләндерү сораучы урыннар исәпкә алынды. Шулай ук район җитәкчеләре Яңа шәһәрдәге балалар бакчасы һәм ресурс үзәге төзелеше барышын карады.