Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә “Куркынычсыз тәгәрмәч-2015” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте

Бүген 7нче мәктәп автошәһәрчегендә мәктәп укучылары арасында ”Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Анда 8 шәһәр мәктәбе командасы һәм Сәвәләй, Югары Лоҗы авыл мәктәпләре командалары велосипедларда хәрәкәт итеп, юл йөрү кагыйдәләрен практикада ни дәрәҗәдә дөрес куллануларын күрсәттеләр. Укучылар автошәһәрчектә һәм каршылыклы полосаларда ярышты. Бәйгене юл куркынычсызлыгы фонды Зәй филиалы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә традицион төстә уздыра.

- Мондый бәйгеләрнең балаларга юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәтүдә роле бик зур. Ул юл һәлакәтләренә юл куймауны кече яшьтән үк пропагандалый. Мәсәлән, беренче этапта укучылар машина йөртү таныклыгы алу өчен, олы кеше имтихан биргән кебек, 20 сорауга санаулы минутлар эчендә җавап бирә. Ә бәйгенең практик этабы исә теоретик белемне юл шартларында оператив кулланырга өйрәтә. Ел саен без практик ярышларны шәһәрнең 7нче мәктәбендәге автошәһәрчектә үтәбез. Юл билгеләрен карап, тәртипләп торучы мәктәп коллективына без рәхмәтле, булган әйберне кадерләп саклап, кулланганда гына, аннан озак вакыт файдаланырга мөмкин, - ди юл куркынычсызлыгы фонды Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов.

“Куркынычсыз тәгәрмәч-2015” муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабын тантаналы төстә ачканда быел юл йөрү кагыйдәләре имтиханнарын яхшы тапшырып, беренче урын алган 3нче мәктәпнең сыйныф укучысы Арина Сафроновага фонд исәбеннән ноутбук тапшырылды. Арина 20 мөмкинлектән иң кыска вакыт эчендә 17 балл җыйган.

- Быел практикада да сынатмаска исәп. Узган ел, ике секундка гына калышып, икенче урын алган идем. Агымдагы уку елы барышында һәрьяктан беренче булу өчен ныклап әзерләндем, әти-әниләрем яхшы велосипед бүләк иттеләр, аның өчен рәхмәтемне яхшы күрсәткечләр белән җиткерү теләгем, - ди Арина.

Ул һәр баланың юл кагыйдәләрен яхшы белүе бәйге өчен генә түгел, үзе өчен кирәк булуын да бик яхшы аңлый. Юлда бер генә кагыйдәне бозсаң да, ялгышыңның начар төгәлләнү куркынычы зур, ди ул.

Ярышлар барышында балаларның кагыйдәләрне истә тотып, велосипедларда җитез хәрәкәт итүенә күз иярми, алар шул рәвешле киләчәктә үзләрен имин юллар өчен әзерли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus