Бүген безне нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгыр көтелә. Татарстанда һава температурасы төнлә – 5-10, көндез – 17-22 градус җылы булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Кыска вакытлы яңгыр булу ихтималы бар. Һава температурасы төнлә – 7-10, көндез – 19-22 градуска кадәр күтәрелә.
14 майга каршы төндә урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.