Әлмәт хакимияте 3 млн сумлык юу средстволары алачак
Шәһәрнең белем бирү учреждениеләре өчен Әлмәт хакимияте 3 млн сумлык юу средстволары алырга ниятли. Тиешле заказ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган инде.
Документ нигезендә 1,3 млн сумга порошок, 65663 сумга кер сабыны, 123666 сумга балалар сабыны, сантехника һәм керамика өчен 264481 сумлык чистарту средствосы, савыт-саба өчен 578776 сумлык юу средствосы, 153334 сумлык дезинфекцияләү чарасы сатып алыначак.