Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Урдалыда обелиск ачылды

8 май көнне Туктар-Урдалы авылында  Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлеген мәңгеләштергән яңа обелиск ачу белән башланып китте. Обелискка керү юлына бәйләнгән кызыл тасманы кискәннән соң, авылыбыз мәхәлләсе имамы Фәрит хәзрәт корбан булган авылдашларыбыз рухына корьән укыды. Аннан соң авыл башлыгы Мостафин Мосавир Сабир улы доклад белән чыкты, обелискны төзүгә өлеш керткәннәргә рәхмәтен белдерде. Обелиск авыл халкының ярдәме белән төзелде.Моннан ике ел элек, авыл җирлеге, авылдашларга обелискны төзүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗагать иткән иде. Авылыбыз халкының күпчелеге бу сорауга битараф калмады, үзләреннән кем күпме булдыра ала,өлешләрен керттеләр. Авыл башлыгы үзенең гаиләсе исеменнән 3000 сум, авылдашыбыз,шәһәр мәгәриф бүлегендә эшләүче Хаеров Ядекәр Зыя улы,гаиләсе белән бергә шактый зур суммада ярдәм күрсәтте. Ядекәр абыйның әтисе сугыш корбаны,обелискта аның да исеме мәңгеләштерелгән. Ядекәр абый гаиләсе белән үзе дә бу тантанада катнашты һәм чыгыш ясады. Авылыбызның бердәнбер ветераны Хөснетдинов Касыйм абый авылдашларны бәйрәм белән котлады. “Бу көнне күрүемә мин бик кәнагать, сугыштан соң да бер кеше гомере яшәүемә аллаһыма рәхмәт!” дип сүзен тәмамлады ул. Алга таба тантананы Урдалы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы нәниләре дәвам итте. Аларның сугыш турындагы шигырьләрен,җырларын халык бик яратып тыңлады. Авыл халкы һәм килгән кунаклар,алдагы көннәребез тыныч тормышта үтсен,тагын да сугышлар күрергә язмасын дигән теләк белән таралышты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus