Көннең салкын һәм яңгырлы булуына карамастан яше-карты илебезгә җиңү алып килгән Каһарманнарны хөрмәтләде, ветераннарга рәхмәт белдерде. Бүген Әлмәттә һәм Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 171, "Германияне җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән 53, тол калган 207, балигъ булмаган яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 10, Ленинград блокадасын үз башыннан кичергән 6, тыл хезмәтчәне булып саналган 3500 кеше яши.
Парад башланганчы Җиңү көне белән хөрмәтле ветераннарны, әлмәтлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин котлады. Шулай ук быел беренче тапкыр Нефтьчеләр мәйданында Мәскәүдәге Җиңү парадын һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлавын да карый алу мөмкинлеге тудыдырды.
Ә парадта запастагы хәрбиләр, Әфган һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, запастагы морякларның “Фарватер”, яшьләрнең “Эдельвейс” клублары вәкилләре, мәктәп укучылары, шәһәрдәге югары һәм махсус урта белем бирү йортлары студентлары катнашты. Аларны сугыш елы техникасы парады алыштырды.
Әлмәтлеләрне “Союз ТМА-15М” космик корабы экипажы да Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.