1938-1945 еллар аралыгында яшәү урыннары Кичүчат, Мәмәт, Чупай, Самарканд, Бикмураз (Сембер), Дәүләт авыллары дип теркәлгән һәм Әлмәт район военкоматыннан китеп Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр исемлеген барлап, электрон вариантта тулы исемлек төзелгән. Басма өчен документаль мәгълүмат Кичүчат һәм Мәмәт авылы хуҗалык кенәгәләреннән алынган, “Хәтер” китапларыннан өстәмәләр кертелгән. Кичүчат, Мәмәт, Чупай авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләрнең фотосурәтләре дә урнаштырылган.
Китапны басмага Диләрә Гыймранова белән Альбина Мухамадиева әзерләгән.