Күңелсез вакыйга Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә, салют аттырган вакытта була.
Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләрен ачыклау эшләре алып барыла. Фаразларга караганда, такси юл читеннән уңай якка баручы бер төркем җәяүлеләрне бәрдерә. Аның белән 1981 елгы егет идарә итә. 3 хатын-кыз (икесе – 1982, берсе – 1980 елгы) һәм 2 кыз (2002, 2008 елгылар) тән җәрәхәтләре ала, 7 яшьлек кызчык урында ук вафат була.