Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тыныч таңнар - сезнең даныгыз

Сугыш… Нинди авыр, дәһшәтле, шомлы сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, балаларны ятим, хатын-кызларны тол, әби-бабайларны улларсыз калдырган.

Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры халыкны сынау еллары булган. Сугышның беренче көннәреннән Ватанны сакларга китүчеләр арасыннан үзебезнең күршедә яшәүче Бәгъдәнур Кәбиров турында язып китмәкче булам.

Бәгъдәнур бабай дошман белән күзгә-күз очрашып, аяусыз үлемнән котылып кайткан. Бүгенге көндә ул Югары Лоҗы авылында кызы Ләйлә апа тәрбиясендә тыныч гомер итә.

Бәгъдәнур Кәбир улы 1922 елның 5 мартында Түбән Лоҗыда гади эшче гаиләсендә туган. Әти-әниле тигез канат астында үсеп, егет булып җитешә. Шул тыныч көннәрнең берсендә, бөтен кешелек дөньясының астын өскә китереп, сугыш башлана. Ул көннәрне Бәгъдәнур бабай тыныч кына искә дә ала алмый.

1942 елның маенда Бәгъдәнур үзе теләп дошманнарны тар-мар итәргә китә. Үлем белән күзгә-күз очраша-очраша, иптәшләрен югалта-югалта, Сталинградта “сират күпере”н кичкән каһарман ул. Сугыш турында беркайчан да сөйләргә яратмый ул. 1942 елның сентябрендә, авыр яраланып, Уфа госпиталенә озатыла. Госпитальдә яткан яшь егет, җаны үрсәләнеп, тизрәк терелүне көтә. Бәгъдәнур абый госпитальдән янә сугыш дигән ут авызына керә. Туган якларына 1947 елның апрель аенда гына кайтып төшә. Сугышның тәмамлануына, пулялар тавышының тынуына, тыныч тормышка тиз генә ияләшә алмый әле ул.

Тынгысыз Бәгъдәнур абый авылга кайткач, укытучы булып эшкә урнаша һәм гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Әле тагын бер изге эше бар. Ул - Югары Лоҗы авылы мәктәбенә нигез салган кеше. 1967 елда аның тырышлыгы белән Югары Лоҗы мәктәбе ачыла һәм Бәгъдәнур абый анда күп еллар директор булып эшли. Мәктәпкә укытучы булып килгән Фәүзел апа белән тормыш корып, 3 кыз үстерәләр.

Бәгъдәнур абый лаеклы ялга чыккач та, яшь укытучылар аңа киңәшкә йөри. Ул дәһшәтле елларны онытырга тели, һәр туган көнгә, тыныч тормышка куанып, балалары, авылдашлары хөрмәтендә 93нче язын каршылый. “Еллар имин, дөньялар тыныч булсын!” – дип тели.

Без күршебездә шундый каһарман яшәве белән горурланабыз. Бәгъдәнур абыйга исәнлек-саулык, калган гомерен бәхеттә, тынычлыкта үткәрүен телибез.

Сез киттегез таңнар туган чакта,

Тыныч таңнар – сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Түгелгән бит сезнең каныгыз.

 

Инсаф Нуриев,

Югары Лоҗы мәктәбенең  VI сыйныф укучысы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus