Добавить новость

В Павловском Посаде установлены зоны охраны жилого дома с магазином, нач XX века

Минтранс Подмосковья: дорожная обстановка в Московской области вечером 17 июня

Авиарейс из Новосибирска в Пхеньян может появиться в России

Путин пригласил Ким Чен Ына в Москву



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

70 елдан соң очрашу...

70 елдан соң очрашу...

 Әтием Федор Атласов Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Василий абыем әлеге сугыш башланганчы император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып хезмәт итеп Георгий крестына лаек булган. Бөек Ватан сугышы да гаиләбезне читләтеп узмады: өч абыем әлеге яуда катнашты, ди үзе дә сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куйган шәһәрдәшебез Татьяна Кашапова (Атласова). Атласовлар нәселе бүгенге көндә дә армия хезмәтендә: Татьяна апаның өч улы, дүрт оныгы ил чиген саклаган, язгы чакырылышта оныкчыгы армия хезмәтенә алыначак. Шул рәвешле тулы өч буын илебез тынычлыгы сагында.

Сүз башыбыз тумышы белән Яңа Федоровка авылыннан (ул авыл хәзер юк инде) Татьяна Кашапова турында. Сугыш елларында кыз колхозда нинди генә эшләр башкармаган. Мәктәптә укырга да йөргәннәр, басу-кырда хезмәт куярга да өлгергәннәр.

- Әле дә истә, язын басуларны ашларга дип хуҗалык мунчаларыннан көл җыеп йөри без. Шунда, Атласова, тиз арада авыл Советына кил, сиңа армиягә китәргә чакыру бар дип хәбәр иттеләр, - дип ул үзенең Казанга хәрби заводка эшкә җибәрелгән мизгелләрен искә алып.

Сармашбаштан Фәрхинур Вәлиева, Федоровкадан Анна Волковага да шундый хәбәр килә. Яңа Федоровка Сармаш авыл Советына караган. Авыл Советы рәисе Миргазыян Салиховның: “Кызлар, хәрби заводка эшкә барачаксыз, нык булыгыз”, дигән сүзе кызларның йөрәкләренә үтеп керә. Татьяна кызлар белән Казанга бару хәселенә керешә.

-Өч улым сугышта бит инде, алар гына җитми микәнни инде, кызымны да алып китәләр, - дип өзгәләнә ветеран Федор Атласов.

Татьянага ул чакта 17 яшь була. Кызлар Казанга фронтка киткән кебек озатыла. Башкалада аларга барактан яшәргә урын бирелә: бер бүлмәдә тугыз кыз яшиләр алар. Республиканың төрле районнарыннан җыелган кызлар аэродром өчен траншея казырга керешә. Көненә 60 грамм ипи бирелә, ачлы-туклы көне буе эшләргә туры килә. Карточкаңны югалтса, иписез дә каласың. Баракта кызларның ипи карточкасы югалган очраклар еш була. Һәркем карточкасын күз карасыдай саклый. ? елның 24 декабрендә кызларны трамвайда, 8нче фабрика каршындагы НКВДның хәрби янгын командасына эшкә алып киләләр. Өч кыз биредә дә бергә була. Кызларны нәкъ хәрбиләрчә киендерәләр: өсләрендә каеш буылган бушлат, башларында бүрек, гимнастерка. Якага ике метр ак ситсы бирделәр, аны алыштырып кына торырга туры килде, ди. Татьяна. Биредә аларның хезмәте тәүлегенә дүрт сәгать кизү торудан гыйбарәт була. Баракка кайтып ял итеп алгач, 4 сәгать исә Горбунов исемендәге Казан авиация заводында кизү торалар. Әлеге заводта эшчеләрне тентеп кертеп, тентеп чыгаралар. Сугыш елларында бу хәрби завод иң күп самолетлар җитештерүче була. Сугышка ул елларда Казанда 10 меңнән артык самолет җыела. Ике кизү тору ноктасы да җаваплы. Ике объектта эшләп, кичкә баракка эт булып кайтып ава идек, ди Татьяна апа. Шулай бервакыт хәрби янгын командасыннан кизү торудан кайтып, бераз ял итәргә уйлаганда, Урицкий поселогы Коммуна йорты алдында янгын чыгып тревога була. Янгын сүндерергә эш урынына барган Татьяна ыгы-зыгыда бер кулын сындыра. Яраландым дип ташлап качмый ул, шул сынган кулы белән шланга тотып янгын сүндерә. Моның өчен икенче көнне Рәхмәт белдерелә.

-Кулым да сынды, өйгә җибәрегез, - дип сорап карый, ә аны үзе кизү торган янгын командасына телефонистка итеп эшкә билгелиләр. Җиңел эш дип санала аның яңа эш урыны. Ул биредә эшләгәндә Татьяна Арсланова һәм Анна Бурмистрова белән таныша.Сугыштан соң алар икесе дә медицина институтын тәмамлап, табип булалар. Татьяна матур, озын дулкынлы чәчле булу өстенә, матур җырлый да торган була: еш кына Менжинский исемендәге клубта чыгыш ясый. Шундый бер концертта бер ветеран аягын сугышта өздергән инвалидта була: “Партизан отряды, “Шорс” җырларыннан соң, аңа “Шахта” көен җырларга куша. Ул елларда бары сугыш темасына гына җырларга тиеш булалар. Татьяна нишләргә белми аптырап торганда, янгын бүлеге башлыгы:“ Рядовой Атласова, пой, народ просит, дигәч, “Шахта”ны сузып җибәрә. Залдыгалар тын калып тыңлый, инвалид күзеннән исә яшь тәгәри.

Татьяна җиңү көнендәге шатлыклы мизгелләрне сөйләп бетерә алмый. Аңа сугыштан соң да хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1947 елның апрелендә генә туган авылына кайтырга насыйп була.

-Туган авылыңа кайткач, матур күлмәкләр киярсез, егетләр табарсыз, - дип озаталар кызларны.

Татьяна Федоровна хәрби киемнән башта Зәйгә, аннан туган авылына кайта. Авылга кайткач, Сармаштан Гыйльмулла атлы егет белән гаилә кора, китапханәдә эшли. Өч ул, өч кыз үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Алар күп еллар Ләке урманчылыгында эшли, кордонда яши. Хәзер Татьяна Федоровна Иске Зәйдә ялгызы гомер итә, газета-журналлар укырга ярата. Газета-журнал укуга хирыслыгы 70 елдан соң аны тамашачысы белән очраштыра. Тау белән тау гына очрашмый, диюләре хак. Казаннан кунакка килгән бер ханым:” Сез бистәдә иң күп газет-журнал алдыручы икән, мин килгән кеше, сезнең матбугат белән танышырга рөхсәт сорарга керүем”, ди дә шактый таныш кешесен очраткан кебек Татьяна Федоровнага карап тора. Бер-берсенә шактый карашып торганнан соң:

-Сезнең Казанда Менжинский исемендәге клубында чыгыш ясаганыгыз юкмы? – дип сорый.

-Бар, - дип ңавап бирә Татьяна апа.

-Алайса Сез әтием соравы буенча “Шахта” көен җырлаган Татьяна буласыз инде, ул җыр әтиемә яшәргә көч өстәгәндәй булды, - дип аны кочаклап ала.

Шуннан Сания ханым белән Татьяна Федоровна туганнардай аралаша башлый, сөйләшеп сүзләре бетми. 70 ел эчендә сөйләшер сүзләре күп җыелган аларның. Ханым янә Зәйгә кунакка кайтырга җыена. Танышлар тагын очрашачак, димәк.

Рәзимә Кашапова.


 


 


 


 


  


 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

«Стали избавляться от валюты»: почему санкции США ударили не по рублю, а по доллару?

В России с начала года выросла стоимость шоколада

МИД: Россия ответит на попытки Запада отдать доходы от ее активов Киеву

Сергей Собянин. Неделя мэра

Музыкальные новости

МОК не допустил до Олимпиады сильнейших борцов и тхэквондистов из России

Те самые русские с флагами на матче-открытия Евро — мы их нашли! Как попали на стадион и как реагируют вокруг?

В аэропорту Пулково задержали шесть рейсов и отменили еще один

В Дубне сотрудники Росгвардии помогли утиному семейству перейти оживленную трассу

Новости России

Татьяна Голикова: "Теперь миллионы пожилых россиян вынуждены будут работать"

Путин раскрыл ключевой момент стратегического договора с КНДР

Турист из Москвы, случайно убивший друга на отдыхе в Тверской области, остался на свободе

Власти Германии предупредили о возможном теракте на Евро-2024

Экология в России и мире

Токсиколог Кутушов назвал признаки теплового удара и правила первой помощи

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ

Доктор Кутушов: не стоит носить кроссовки в жару

СЛД «Красноярск» компании «ЛокоТех-Сервис» получило право ремонтировать грузовой электровоз «Ермак» в объеме ТР-2

Спорт в России и мире

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

«Надо чем-то жертвовать». Арина Соболенко отказалась ехать на Олимпиаду в Париже

Теннисистка Самсонова вышла в финал турнира в Хертогенбосхе

Moscow.media

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

На Азина рухнул расселенный дом

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510

BIA Technologies повысила производительность сборки специй в компании FOSFOREL на 15%











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Москве рассказали о стратегии развития системы социальной защиты столицы

«Стали избавляться от валюты»: почему санкции США ударили не по рублю, а по доллару?

Агроном Ганичкина: спасти урожай от ливней помогут водоотводы

«Я ВАС СПРАШИВАЮ, КТО ВЕРБОВАЛ ВАЗ, Зеленского?!»