Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары Госман Мөхетдинов һәм Шакир Ярханов каберенә барып чәчәкләр салдылар. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Госман Мөхетдинов фронттан кайткач 1951-1983 нче еллар аралыгында тикшерүче, прокурор ярдәмчесе, прокурор вазифаларында Лаеш, Сарман, Зәй районнарында эшләгән. Ә Шакир Ярханов дошманны җиңеп кайтканнан соң 1949-1968 елларда төрле район прокуратурасында хезмәт куйган кеше. Алар икесе дә "Батырлык өчен", " Германияне җиңгән өчен" медальләре, "Ватан сугышы", " Кызыл Йолдыз"орденнары белән бүләкләнгән мөхтәрәм затлар.