Аны “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясендә катнашучылар башлап җибәрде. Мәктәп укучылары, студентлар, шәһәр халкы әби-бабайларының портретлары белән Җиңү бәйрәменә юнәлде.
Шествиедә Бөек Ватан сугышының барлык мөһим чоры чагылыш тапты: 1941 елгы Сабантуй, сугыш игълан ителгән мизгел, яуга китү, Брест крепосте өчен сугыш, Сталинград сугышы, партизаннар хәрәкәте, Курск дугасы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм көтеп алынган Җиңү көне.
Ленин урамы буйлап хәрби техника, легендар “Победа” машинасы, Зис, Виллис, “Катюша” җайланмасы, БТР һәм зенит пушкасы да узды. Шествие ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм кадетлар чыгышы белән тәмамланды.
Гөлназ Гыйззәтуллина фотолары