Зәй районы Югары Баграж авылында митинг, гадәт буенча, обелиск янында узды. Әлеге авылдан сугышка 269 ир-егет китеп, шуларның 98е генә авылга әйләнеп кайта. Кызганыч, бүген авылда бер генә сугыш ветераны да юк. Авыл халкын, ветераннарны җирлек башлыгы Григорий Минеев, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән Җиңү көне белән котлап, теләкләрен юлладылар. Укучылар һәм мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тамашасы тирән мәгънәгә ия иде. Укучылар кулында - сугыштан кайтмый калганнар фотосурәте. Кайтмый калганнар, әйтерсең, безнең арада: менә-менә телгә килеп, бу көннәрнең кадерен белегез, диярләр төсле. Малай-кызлар хәрби җырлар җырлады, сугыш турында шигырьләр сөйләде. Аларның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Һәркемдә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге иде. Тыл ветераны Зинаида Урамова, сугыш чоры балалары Евдокия Гончарова, Мария Короновалар хәтер-хатирәләре белән уртаклашты. Соңыннан бер минут тынлык игълан ителеп, обелиск алдына чәчәкләр куелды. Шунысын да әйтик, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп директоры Николай Иванов инициативасы белән алты бертуган Черновларга мемориаль такта ясатып, аны тантаналы төстә ачу оештырылды. Әлеге мәктәптә белем алган Георгий, Филипп, Ермолай, Николай Черновлар сугыштан кайтмаган, Александр исә сугыштан кайткач, алган яралардан вафат булган. Мемориаль тактаны ясауда “Багет” остаханәсе хуҗасы Дмитрий Кокорин матди булышлык иткән. Аны ачуга Зәйдә яшәүче Черновларның сеңлеләре Зинаида апа Урамова чакырылды. Зинаида апа - үзе дә тыл ветераны, ул абыйлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, игелекле эш башкарган мәктәп коллективына, аңа матди булышлык иткән эшмәкәргә рәхмәт сүзләрен юллады һәм күңелендә булганнарны җыр белән ирештерде. Җирлек башлыгы Григорий Минеев, Николай Иванов Черновларга киңрәк тукталып, әлеге башкарылган игелекле эшне матур эшләр, лаеклы укулар белән акларбыз, диделәр. Соңыннан ветераннар, кунаклар, укучылар такта алдына чәчәкләр куйдылар.