Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Александр Никошин әлкилеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

Рәхмәт сезгә, Җиңү солдатлары!
 
Сугыш – ил өстенә ишелеп төшкән, шәһәр, авылларны яндырып көл иткән афәт, һәр гаиләнең, һәр кешенең бүгенгесен җимереп, киләчәккә өметләрен өзгән чиксез кайгы.
 
Сугыш – миллионнарның Ватанын, азатлыгын яклап яуга күтәрелүе, ут астына керүе, тылда фидакарь хезмәте. Сугыш – толларның ачы хәсрәте, ятимнәрнең мәңге кипмәс күз яше… Шуңа да  Җиңүнең кыйммәте бәяләп бетергесез, шуңа да Бөек Җиңү бәйрәме 9 Май һәрберебез өчен кадерле, дулкынландыргыч.
 
Хөрмәтле әлкилеләр! Бүген без 1941-45 нче елларда Бөек Ватан сугышында Совет халкының фашист илбасарларын җиңүенә 70 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу көннәрдә һәйкәл-обелисклар янына җыелып, ул дәһшәтле елларны искә төшерәбез, фронтта һәлак булган авылдашларыбыз алдында баш иябез, ул Җиңүгә өлеш керткән өлкән буынга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Дүрт елга сузылган, кешелек тарихына иң куркыныч, иң күп корбаннарга китергән вакыйга буларак кереп калган сугышта халкыбыз тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, газиз Ватанын ничек яратуын, азатлыкка ни дәрәҗәдә омтылуын раслады. Җиңүчеләр буыны, мәңгелек дан сезгә!
 
Хөрмәтле ветераннар, райондашлар!  Һәммәгезне олуг бәйрәм белән котлыйм. Һәр гаиләгә, һәр әлкилегә иминлек, хезмәт уңышлары, бәхет телим. Илебез азат, тормышыбыз тыныч булсын иде.
 
                             Александр Никошин, район башкарма  комитеты җитәкчесе.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus