Бөек Җүңүгә 70 ел тулу уңаеннан Зәйнең "Туган якны өйрәнү" музее " Дан сиңа солдат" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде. Биредә 57 Зәй ветеранының фотосурәтләре, алар турында кыскача мәгълүмат урын алган. Музей үткәргән ачык ишекләр көнендә - 8 майда күргәзмәне карага керүчеләр күп булды, бигрәк тә алар арасында яшьләребезнең шактый булуы сөендерә, диләр музей хезмәткәрләре. Мәсәлән, ветераннарыбыз белән кызыксынып караучы бертөркем егетләр арасында Игорь Минеев та бар иде. Ул инде армия хезмәтен тутырып кайтып, хәзер урман хуҗалыгы оешмасында эшли.
- Музейда исән калган ветераннар турында мәгълүмат туплап бик яхшы эшләгәннәр, менә хәзер аларның фотосурәтләренә карагач күпләренең якыннан таныш булуын,әле исән-сау булуларын белеп сөендем. Чөнки без мәктәптә укыган чагында тимурчылык командасы оештырып, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп йөрдек, үзләре белән аралашып сугыш чорлары турында бик күп истәлекләрне белдек, ветераннарыбыз безгә бик якын, кадерле кешеләр, -ди ул.
"Дан сиңа солдат" күргәзмәсен карарга теләүчеләрне музейда көтеп калалар.