Кызлар Әлмәттән 1 апрель көнне юлга чыккан иде һәм 37 көн эчендә 3000 км юл үтте. Алар Самара, Саратов, Энгельс, Волгоград, Краснодар, Новороссийск, Керчь, Феодосия, Ялта аша узып, максатларына иреште.
Наталья белән Мария “Сталинград-Севастополь -2015” Волгоград велоузышында катнашучылар белән очрашканнан соң, бергәләшеп Сапун тавына – Севастопольнең Хәрби Дан мемориалына барачак. Шулай ук алар бәйрәм чараларын да күзәтәчәк.