Бүген Волгоград өлкәсеннән казу эшләреннән Зәйнең “Форпост” “һәм “Гвардия” эзләнү отрядлары кайтып төште. Әлеге ике отряд та Ростошка авылы тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югалган солдатларның казып алып күмү эшләрендә катнашты. 16 кешедән торган “Гвардия” отряды 9 кызыл армияченең сөякләрен күтәрде. Берсенең күкрәгендә махсус жетоны булган. Ул Михаил Архипов дигән кеше булып чыкты, без архив документлары аша аның шәхесен ачыклап, туганнарын эзләп табып, хәбәр бирдек, алар Михаил Архиповны кадерләп күмү тантанасына киләчәк, ди отряд җитәкчесе Виктор Никифоров. Ә “Форпост” отряды нигездә студентлардан торды, алар көче белән 5 кызыл армияче табылып сөякләре казып алынды. Берсенең Владимир Яковлев булуы ачыкланган. “Форпост” җитәкчесе Алексей Алексеев белдерүенчә, быелгы казу эшләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануы белән дә үзенчәлекле.