Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илгә Җиңү килгән көн

28 апрельдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга һәм  тыл хезмәтчәннәренә "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Шулай ук бу көнне республиканың күренекле 62 кешесе күрсәткән хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен Президент кулыннан алды.
Татарстанда исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтәләр, безнең арада булмаганнарны хәтерлиләр.Республика халкы фронтта гына түгел, тылда да эшләп, Җиңүгә зур өлеш кертте. Татарстанның 186 кешесе - Советлар Союзы Герое. Якташларыбызны авыр елларда фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар берләштерде.
Юлтимер авылында яшәүче сугыш ветераны Мирза бабай Мифтахов – ата- бабасыннан  калган нигез җылысын саклаучы. Монда туган, шунда үскән, яу кырларыннан исән-имин әйләнеп кайтып,  оя корган, хәзерге көндә авылның ихтирамлы кешесе.
Туксаннан узган Мирза бабай мич башында җылыга гына төренеп утыра торганнардан түгел, ул авылның иман йортын яшәтүче, ягъни мәчеттә имам-хатиб вазифасын башкара. Заманында Юлтимер өч мәчетле булган. Тик дингә тискәре караш вакытында, кайсы клуб бинасына әйләнә, кайсысының манарасы кисеп төшерелә. 1995 елда авылда яңа мәчет ачылып, азан тавышы ишетелә башлаган икән, монда Мирза бабайның өлеше бик зур. Ул бу хакта мактанып сөйләп тормады, бары: "Мәчетебез матур, җылы. Аллага шөкер, халык та ярдәм итеп тора. Җомга намазына да ярыйсы җыелалар. Атнага ике тапкыр мәчеттән килеп, укытулар алып баралар. Дин бетмәсен, яшьләр күбрәк тартылсын иде. Менә бит әле урыныма калдырырга кеше юк. Алмаш булса, бу яшемдә йөрмәс идем", ди. Мирза бабай имамлыкка Казанда мәдрәсәдә укып кайткан. 
 
 
Теманың дәвамы "Заман сулышы" газетының 8 май, №33 2015 ел саныннан укый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus