Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә ГРЭС ветераннарын тәбрикләделәр

 Бүген Зәйдә ГРЭС ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы тәбрикләү чарасы үтте. Мөхтәрәм затларны котларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев килде. Иң башта алар, ГРЭС җитәкчелеге, ветераннар белән бергәләп шәһәрнең Җиңү бульварындагы “Азатлык китерүче солдат” һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан бәйрәм ГРЭСта мул табын артында дәвам итте.

- Ил энергетикасы системасы нәкъ менә иң авыр чорда, сугыштан соң икътисадны күтәрү чорында сафка басты. Сез, ветераннарыбыз, дошманны җиңеп кайткач кул хезмәте белән көрәк, ломнар тотып, зур-зур электр станцияләре төзедегез, көрәш батырлары даны өстенә хезмәт батырлары даны да өстәлде. Бүгенге матур тормышыбызның ныклы нигезе өчен без Сезгә рәхмәтле. Әле хәзер дә сез киңәшләрегез, тәҗрибәгез белән ярдәм итеп яшисез. Безнең Сезне начар шартларда яшәтергә хакыбыз юк, нинди генә сорауларыгыз, мөрәҗәгатьләрегез булса да, без аларны үтәргә әзер. Исән-имин булыгыз! - дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ветераннарга Рәүзил Хаҗиев.

Бүгенге көндә ГРЭСта 75 сугыш һәм тыл ветераны исәпләнә. Шуларның 5се - фронт юлы үткән мөхтәрәм зат. Ә бәйрәмдә 25 ветеран катнашты, аларга республика хөкүмәте тарафыннан әзерләгән азык-төлек җыелмасы, предприятиедән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан без ветераннарыбыз өчен төрле чаралар планы әзерләдек. Инде алдагы еллардан ук аларның көнкүреш, яшәү шартларын өйрәнеп, төрле формада ярдәм оештырылды, бер генә ветеран да игътибардан читтә калмады. Бирегә килә алмаучыларны өйләренә барып котладык. Яшьләребезне дә ветераннарыбыз үрнәгендә тәрбияләүгә җитди игътибар бирәбез, - ди ГРЭС директоры Сергей Токмачев.

Ветераннар бер-берсе белән аралашудан, күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды.

- Шулкадәр кадер-хөрмәт күрсәтүләреннән уңайсызланып та куям хәтта, - дип елмая ГРЭСның ветераннар советы рәисе Леонид Мачтаков, шулай да ул урта, яшь буынның илне дошманнан азат итүчеләргә карата ихтирамлы булуына сөенүен белдерә. Ил өчен барган көрәштә коелган канның юкка булмавын, хәзерге буынның аны бөтен тирәнлеге белән аңлавын тою, күрү күңелне тынычландыра, ди ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus