Республика пенсия фонды белән пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге бергәләп, быел бишенче мәртәбә “Татарстанның өлкән кешесе социаль портреты” конкурсы үткәреп, аңа йомгак ясады. Быелгы конкурс җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Халкыбызның фронтта, тылда күрсәткән батырлыгы турында эссе, очерк, мәкалә, хикәя белән анда теләгән һәркем катнаша алды. Конкурска Зәйдән дә материал җибәрелде. “У войны не женское лицо” номинациясендә сугыш ветераны Анна Моисеева эше җиңү яулады.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында эшнең авторы, пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова, пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Мария Боровинских, конкурс номинанты Анна Моисеева катнашты.