Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Үткәннәрне искә төшерде

Урмышлы мәдәният йортында шушы көннәрдә “Кызыл яраннар” “чәчәк атты”.


 

Социаль яклау бүлегендә эшләүче Гөлнар Хисамова, Флера Мостафина, Райханә Локманова үзләре хезмәт күрсәтүче өлкәннәрне – тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан бәйрәмгә җыйдылар. Алар өчен китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп балалары “Кызыл яраннар” дип исемләнгән бер пәрдәлек спектакль күрсәтте.
Спектакльнең беренче минутлары ук өлкәннәрне яшьлекләренә, балачакларына алып кайтып китте. Сугыштан газиз ирләрен, әтиләрен, сөйгән ярларын ничек көткән булсалар, бүген дә алар нәкъ шундый ук тойгы кичерделәр. Ә гомере буе сугыштан ирен көткән Бибинур (аны Гөлия Галиева уйнады) таш һәйкәл белән сөйләшкәндә, әбиләрнең генә түгел , залдагы барлык халыкның да күзләре яшьләнде. Ринат, Ландыш , Гөлия Галиева , Зөлфәт Хисамов, Адилә Мостафина, Илүзә Газимҗанова , Лиана Локманова, Данис Гатауллин чын артисларча чыгыш ясады. Соңыннан күмәк көч белән әзерләнгән чәй табыны артында, кайтмый калганнар рухына догалар кылып, Ринатның моңлы җырларын, шигырьләр тыңладык.
-​ Безне сугыш чоры балаларын, тыл хезмәткәрләрен онытмавыгыз, ихтирамыгыз өчен зур рәхмәт, исән – сау эшләгез, - дип , дога укып, рәхмәт әйтеп таралышты өлкәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus