Мәскәүдән җиңү белән
2-3 майда Мәскәүдә киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды. Әлеге мәртәбәле ярышта Зәйнең яшь каратэчылары да үзләрен сынады. Бил алышта Вадим Зеленин җиңүче булды. Рамил Ишмөхәммәтов исә, аннан бераз гына калышып, көмеш медальгә лаек булды.