Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк

3 июньдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Кама аръягы эшмәкәрләре белән  “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында очрашуы булачак. Эшмәкәрләр Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән оператив чишелеш таләп итүче конкрет проблемалар һәм мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Бизнесменнар әлеге очрашуга 20 майга кадәр теркәлә ала.

 

Рөстәм Миңнехановка сораулар бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлү яисә RT@ombudsmanbiz.ru. электрон почтасы буенча заявка җибәрү зарур.

Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов оештыра. 2015 елның мартында Президент вазыйфаларын башкаручының бизнес белән ачыктан-ачык сөйләшүе Казанда булды: эшмәкәрләр төрле темаларга 25 ләп сорау бирделәр. Татарстанда салым каникуллары, мобиль сәүдә үсеше, кредитлар буенча процент ставкаларының күтәрелүе, шәхси промпарклар проблемалары һәм бүтән мәсьәләләр күтәрелде. Диалогта 100 эшмәкәр катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык сорауларга җавап бирде һәм министрларга кузгатылган проблемаларны хәл итү бурычын йөкләде.

“Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты даими режимда 2014 елның ахырыннан бирле эшли. Эшмәкәрләрнең власть органнарының беренче затлары белән очрашулары һәр ике атна саен булып тора. Бизнес вәкилләре Казан мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотребнадзор), Артем Сидоров (ТР Минэкология) һәм башкалар белән очраштылар. Проект  бизнес проблемаларының уңышлы чишелеше белән бәйле дистәләрчә очракны туплады.

Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил: “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минем алга бизнес белән  диалогны, турыдан-туры аралашуны җайга салу бурычын куйды.  Проблемалар һәм дәгъваларны тыңлау түгел, ә оператив төстәге кире элемтә – эшмәкәрләрнең конкрет сорауларын хәл итү формасында булырга тиеш ул. Без Россиядә беренчеләрдән булып шундый форматны башлап җибәрдек, эшмәкәрләрнең берничә министрлык һәм ведомство белән очрашуларын уңышлы гына үткәрдек. Очрашулар айга ике тапкыр ешлыгында, ә югары дәрәҗәдә, Президент катнашында – квартал саен дәвам итәчәк”. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus