Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа Елховойда обелиск ачылды

Яңа Елховойда тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар һәм сугыш чоры балаларына багышланган  яңа обелиск ачылды. Ул авыл уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә урнашкан.
Ике ел элек авыл көнендә шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков яңаелховойлыларга әлеге идеяны тәкъдим иткән булган.  Бу эшкә иң беренчеләрдән булып, шул авылда туып-үскән, үзе күп еллар Әлмәттә училище җитәкләгән Рөстәм Фәсхетдинов керешә. Ул авылдашы, үзе әйтмешли, “феноменаль” хәтерле,  Сәгадәт апа Хәсәншина ярдәме белән, шулай ук “Яңа Елховой уңганнарга бай” китабын кулланып, исемлек төзи. Обелисктагы дүрт баганада 800 дән артык кешенең исем-фамилиясе язылган. Болар – тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар, сугыш чоры балалары һәм сугыш елларында туган авылдашлары.
Обелискны булдыруда шактый кешенең ярдәме тигән. Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева әлеге игелекле эш башында торучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Марс Исхаков та рәхмәт бедереп, Мактау грамоталары тапшырды бирде. Рәстәм Фәсхетдинов үзе исә, бу эштә ярдәм иткәннәре өчен Яңа Елховой авылында яшәүче өч бертуган – Ягъфәр, Өлфәт һәм Раят Фәсхетдиновларга, әтиләре Зөфәр абыйга, әниләре Тәнзилә апага рәхмәтен белдерде. 
 
Кечкенә генә авыл булуга карамастан, бәйрәмгә кеше бик күп җыелган иде. Әтисе сугышка киткәндә 4-5 айлык булып калган отставкадагы полковник Атлас Каюмов, авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин, авылны саклап калучылар -  Нәҗип Галимов, Фәнзәт Хәбибуллин әлеге игелекле гамәлдә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйттеләр.  Урмышлы мәктәбе укучылары сугыш, Җиңү темасын чагылдырган шигырь-җыр, театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Сугыш һәм тыл батырлары истәлегенә чәчәкләр куелды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus