Мәгълүм булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар булачак. Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә әзерлек уңаеннан, Зәйдә партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның сайлаучылар (выборщики) белән очрашулары башланды. Беренче праймериз Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте.
Бюллетеньнәрдә 15 кандидат күрсәтелеп, һәр сайлаучы алар арасыннан үзе теләгән кандидатны (иң күп дигәндә 10) хуплап, яшерен тавыш бирде.
Зәй муниципаль районында сайлаулар 1 шәһәр һәм 22 авыл җирлегендә үткәреләчәк. Җирле үзидарә органнарына 186 депутат сайланачак.