“Җиңүчеләргә чәчәкләр” гуманитар проекты кысаларында Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ш. Ш. Галәветдинов янында 5нче мәктәп директоры Игорь Биканов, “Бердәм Россия” партиясе башлангыч оешмасы секретаре Мария Гарәпшина һәм бер төркем укучылар булды. Укучылар аңа бүлмә гөлләре бүләк итте, хәлен белеште, хатирәләре белән уртаклашты. Шундый ук очрашулар башка ветераннар йортында да үтәчәк.