Әлмәт авылларында көмешкә куучыларны эзәрлеклиләр
Бүген иртән эшлекле киңәшмә вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин авылларда легаль булмаган спиртлы эчемлекләр сатуга юл куймау буенча максатчан эш алып барылуын җиткерде.
Һәр авыл буенча анализ ясалачак, контрольне киметергә уйламыйлар.