Хатынын үтергән, ике баласын әнисез калдырган
Ир хатыныннан гел көнләшә торган булган.
Әлеге җинаять Түбән Камада бер йорт янында була. Хатынына пычак белән кадаганнан соң ул качмакчы була. Полиция аны кайнар эздән тоткарлый. Балигъ булмаган ике бала шулай итеп ятим кала. Ир-ат элек дә “көчләү” маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Хәбәр итүләренчә, үтереш бер бала күз алдында башкарыла.