Кемдер ял итә, кемдер ярыша
Бу ялларда Әгерҗедә 2001-2002 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узачак. Ярышларга Зәйдән “Барс” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр барыр дип көтелә. Аларны ярышларга тренер Илшат Халиков әзерли. Моңа кадәр команда республика ярышларында призлы урыннар алып килде. Бу көннәрдә исә Түбән Камада яшүсмерләребез үзләрен грек-рим көрәше буенча сынаячак.