Зәй аксакаллар советының күчмә утырышы дәваханәдә үтте (фотолар)
Бүген Зәйнең аксакаллар советы күчмә утырышы район үзәк дәваханәсендә узды. Өлкәннәр дәваханәдә сугыш һәм тыл ветераннары өчен тудырылучы уңай шартлар белән кызыксынды, киләчәгебез булган балаларның сәламәтлеген кайгырту торышына да игътибар итте. Совет әгъзалары авыруларны кабул итү пунктында ашыгыч ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен, дәваханә бүлекләрендә махсус әзерләнгән ветераннар палаталарын, балаларны дәвалау бүлеген карады.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хирургия, травматология, неврология, терапия бүлекләрендә ветераннар өчен палаталар бөтен уңайлыклар тудырылып ясалды. Аларны төзекләндерү эшләрен, җиһазлар белән тәэмин итүне ГРЭС, “Мефро уилз Руссия – Зәй заводы”, “Техно”, шикәр заводлары үз хисапларыннан башкартты. Бөтен уңайлыклары булган палаталарда дәвалануның яхшы булуыннан ветераннарыбыз канәгать, - дип ассызыклады баш табиб урынбасары Любовь Васильева.
Аксакаллар советы әгъзалары да дәваханәдә күргәннәрдән канәгать калды. Авыруларны кабул итү пунктында тәүлек әйләнә ашыгыч ярдәм күрсәтү, озак еллар төзекләндерү күрмәгән балалар бүлегенең заманча дәвалау үзәгенә әйләнүе күпне күргән өлкәннәрне гаҗәпләндерде. Сәламәтлек саклау өлкәсенә шулай ныклы игътибар бирелү сөендерә, бу, һичшиксез, алга таба вакытсыз гомерләр өзелүгә урын калдырылмас, диде совет әгъзалары.