Яңа туган бала карау йоласын беләсеңме?
Зәйнең Аксар һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары хезмәткәрләре район-шәһәр мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә утырышында бишек җырлары белән үрелеп барган яңа туган баланы карау һәм исем кушу йолаларын күрсәтте. Әлеге чараны сәхнәләштерүдә әлеге авылларның өлкән әби-апалары ярдәмгә килде.