Мы в Telegram
Добавить новость

Энергетики Подмосковья провели урок электробезопасности для детей с ОВЗ

Свыше 15 кубометров мусора собрали с берега реки Пехорка в округе Люберцы

Первый в стране Центр компетенций станкоинструментальной промышленности появится в Москве

Депутат Самединова: налоговые изменения не затронут большинства граждан



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Якташыбыз күренекле татар прозаигы һәм җәмәгать эшлеклесе Вакыйф Нуруллинга 80 яшь

Якташыбыз күренекле татар прозаигы һәм җәмәгать эшлеклесе Вакыйф Нуруллинга 80 яшь

 

 

Вакыйф Нуруллин хакында сүз чыкса, без еш кына аны әдәбиятта үз урыны, үз йөзе булган прозаик дип атыйбыз. Бай тарихы, зур традицияләре, танылган классиклары, талантлы прозаиклары булган әдәбиятта В.Нуруллин үз урынын, үз йөзен тапкан икән, бу- зур нәрсә. В.Нуруллин иҗатын кызыклы һәм үзенчәлекле иткән сыйфатлар хакында сөйләгәндә, аның әсәрләренең гади стильдә язылуын, җылы һәм ихлас тонда булуын, күп кенә башка якларын телгә алырга мөмкин.

 Әмма әдәбиятта үз урынын, үз йөзенул, иң элек һәм беренче чиратта, укучы В.Нуруллинның повестьләрын әдәби әсәр дип караудан бигрәк, чын тормышның үзе, тормыш документы дип кабул итә икән, моның да төп сере- геройлары ифрат дәрәҗәдә тормышчан булуда.

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында колхозчы гаиләседә туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын бер өлкән авыл агае белән төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп, җидеьеллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була.1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда(хәзерге Татарстан Республикасы Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Вакыйф Нуруллин – узган гасырның алтмышынчы еллары башында әдәбият мәйданында чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләре белән танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләп килүче өлкән буын язучыларыннан берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек матбугатында аның хикәяләре басыла. 1966 елда беренче күләмле әсәрен – “Шинельсез солдатлар” исемле повестен яза. 1968 елда повесть “Казан утлары” журналында һәм шул ук елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Яшүсмер малайның табигый, самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән бу повестьне укучылар һәм әдәби тәнкыйть җылы каршылый. Сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдырган һәм күмәк хуҗалык җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган “Күпер чыкканда” исемле икенче повесте да (1969) авторга уңыш китерә. Әсәр 1973 елда Татарстанның Питрәч районы Вахитов колхозы уздырган әдәби конкурста I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, ә соңыннан, 1974 елда, Татарстан телевидениесендә (сценарий авторы – Эльс Гаделев, режиссеры – Марсель Сәлимҗанов) татарча спектакль күрсәтелә.

Узган гасырның җитмешенч еллары дәвамында В.Нуруллин, иҗат осталыгын үстерә барып, “Әгәр син булмасаң...” (1973), “Аккан су юлын табар” (1978) повестьларын һәм “Яшьнәп үткән яшьлек” документаль әсәрен (1975) яза. Аның бу әсәре буенча 1977 елда телеспектакль дә (сценарий авторы – Азат Вергазов, режиссеры – Идмас Үтәгәнов) эшләнә һәм тамашачыларга күрсәтелә.

Вакыйф Нуруллин язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлылыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Сүз художнигы буларак, аның каләме китаптан китапка чарлана, камилләшә, тормышны өйрәнү объектлары ишәя, төрлеләнә бара. Аның фактик материалларга нигезләнеп язылган, мавыктыргыч сюжетка корылган, мәхәббәт һәм хыянәт мәсьәләләрен сурәтләгән “Һәлакәт” повесте шул турыда сөйли. Әдипнең автобиографик “Ике урам арасы” (1984), “Җавап бир, кеше!” (1985) һәм “Сагынырбыз әле” (1993) повестьлары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

В.Нуруллин – татар, рус һ.б. телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. 1991 елда Татарстан китап нәшрияты аның ике томлык “Сайланма әсәрләр”ен бастырып чыгара. Әдипнең барлык төп әсәрләре рус теленә һәм кайберләре украин, таҗик, әзәрбайҗан, каракалпак, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә.

В.Нуруллин үзе дә тәрҗемә һ.б. авторларның проза әсәрләрен әдәби эшкәртү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Ватан сугышы елларында дивизия белән командалык иткән генералыбыз Фатих Булатовның “Генерал язмалары” дигән истәлекләр китабын, немец концлагерьларын башыннан кичергән сугыш ветераны подполковник Сәгыйть Таҗетдиновның “Үлемнән – яшәүгә” дигән документаль повестен әдәби эшкәртеп, татарчага тәрҗемә итеп басмага әзерли. Мурад Аджиның борынгы бабаларыбыз турындагы “Полынь половецкого поля» (“Кыпчак кыры әреме”) дип аталган китабын

татарчага тәрҗемә итә. Рафаэль Мостафинның “По следам оборванной песни” (“Өзелгән җыр эзеннән”) исемле китабын да татарчага В.Нуруллин тәрҗемә итә.

Әдәби иҗат эшеннән һәм хезмәт вазифаларыннан тыш В.Нуруллин – җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан һәм сәләтен күрсәткән язучы. 1974-1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасын җитәкли (1969 елдан хәзергәчә ул үзен компартия әгъзасы итеп саный); ун ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора; Казан шәһәр советына депутат итеп сайлана. 1993 елда чыга башлаган “Казан-Казань” журналын оештыруда якыннан катнашып, ике ел шул журнал редакциясендә бүлек мөдире булып эшли, хәзер дә журналның редколлегия әгъзасы булып тора. 1995 елдан В.Нуруллин – Республика Милли музееның фәнни-методик советы, редакция советы һәм музейның фонд-сатып алу комиссиясе әгъзасы, “Казанские истории” газетасының редколлегия һәм “Мирас” журналының редсовет әгъзасы.

В.Нуруллин 1972 елдан – Татарстанның, 1985 елдан “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре” дигән мактаулы исемнәр йөртә.

В.Нуруллин – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

В.Нуруллинның әдәбияттагы уңышлы адымы “Шинельсез солдатлар” повесте белән башлана. Ул сугыш чоры авылының хәлен курсәтә. Тылдагы хатын- кызлар, картлар, гомумән, сугыш чорындагы халыкның халәтен сурәтли, аларның батырлыкларын күрсәтергә тели. Тылдагы кечкенә генә балалар да батырлыклар кыла: алар колхозда эшләп, өлкәннәргә булышып йөриләр, үз гаиләләрен ашаталар. Алар шул вакытта ук, тормышның авырлыкларын, читенлекләрен тоялар. Автор, бәлки, бу әсәрне үзенең авыр балачагыннан чыгып язгандыр, шулай ук сугышның нинди авыр җәрәхәт, фаҗига икәнен күрсәтәсе килгәндер. Сугыш һәрбер гаиләгә үтеп керә,һәрбер йортның капкасын кага. Яу кырына да барырга туры килә. Ә авылда хатын- кызлар, картлар һәм балалардан башка берәү дә калмый. Ә тормыш бара. Авылдаы эшләрне башкарырга кирәк. Шуның өстенә ачлык- ялангачлык. Бу вәхшәтне күрсәтер өчен, чын сүз остасы булу кирәк. Ә Вакыйф Нуруллин шундый язучылар рәтендә дә инде. Ул әсәрләрне шундый оста, йөрәккә керерлек, тетрәндерерлек итеп яза ки, аны укыгач, сугышның ачлыгы күз алдына килеп баса. Сугышның нәрсә икәнен белмәсәң дә, йөрәгең жу итеп куя, сыкрана. Вакыт киңлекләрен кичеп, герой кичергән кичерешләрне кичереп, герой күргән вәхшилекне күреп, геройның кайгы- хәсрәтен уртаклашасың. Үзеңнең нинди бәхетле икәнеңне аңлыйсың. Әйе, сугыш турында әсәрләр бик күп язылган, алар кешенең нинди михнәтләр кичергәнен күрсәтә, сугышның афәт икәнен дәлилли. Ләкин бу әсәр миңа бигрәк тә ошады, якын булды. Бу- әсәрнең балалар турында булуы, балалар исеменнән язылуы белән дә бәйледер инде. Әсәрнең герое- Равил ун яшьлек авыл малае. Авыр һәм кырыс еллардагы колхоз тормышы, кеше арасындагы

мөнәсәбәтләр шул малай “каланча”сыннан карап тасвирлана. Әсәрдәге сурәтләнгән вакыйгаларны да, кешеләрне дә без Равил Нәҗметдинов бәясе, аның мөнәсәбәте аша кабул итәбез. “Шинельсез солдатлар” повестеның

үзенчәлеге һәм яңалыгы да, аны укучыга якын иткән төп сыйфат та әнә шунда булса кирәк.

Автор бик дөрес яза: сугышның беренче көне Равилләр балачагының соңгы көне булып чыга. Моңарчы үз ишләре белән тәгәрмәч тәгәрәтеп, таякка атланып “ат-ат” уйнап йөргән ун яшьлек ваемсыз малай өчен рәхәт тормыш бетеп, яңа дәвер: авыр көннәр, борчулы төннәр башлана. Сугыш чыгып та күп үтми, яңа гына әтисе үлеп, ярым ятим калган малайның яраткан абыйсы Искәндәр дә фронтка китеп бара. Көз җитеп, җир туңуга, әнисен окоп эшенә җибәрәләр. Туйганчы йокларга, туйганчы уйнарга гадәтләнгән, әнисе канаты астында шактый иркәләнеп үскән малай җиңгәсе Нәсиха кулында кала. Анысы, нишләптер, усалланып китә, каты бәгырьле, кырыс кешегә әйләнә. Икенче көнне үк диярлек Равилне мәктәпкә йөрүдән тыя, кешенең энәсенә дә кагылмый торган малайны колхоз печәнен урларга чыгарып җибәрә...

Повесьтның бер үзенчәлеге шунда: автор Равилне бер генә минутка да күз уңаеннан ычкындырмый, аның һәр эшен, һәр адымын ныклы “күзәтү астында тота”. Шул ук вакытта аны берөзлексез яңа сынаулар, яңа киртәләр алдына куя тора. Корычның ныклыгын утта яндырып сынаган кебек, язучы гүя героеның кемлеген авырлыклар белән сыный. Әнисе окоп эшендә йөргәндә, бозавын китерә алмыйча Равилләрнең сыерлары үлә; салкын тиеп, баздагы бәрәңгеләр өши. Ул да түгел, яраткан абыйсының хатыны- сугыш башлануга кинәт кенә усалланып киткән әлеге Нәсиха җиңгәсе- авылда чын ирләр беткәч, колхоз председателе булып алган чулак Самат белән чуала башлый. Саный китсәң, җанны әрнетә, бәгырьне телгәли торган хәлләрнең очына чыккысыз. Әйтәсе дә юк, нечкә күңелле, ихлас табигатьле Равил боларның һәммәсен авыр кичерә. Тормыш ачысы белән күбрәк очрашкан саен, йокысыз төннәр дә арта бара. Һәр йокысыз төн- маңгайда яңа бер сыр дигән сүз. Һәр йокысыз төн- җитлегү юлында яңа бер адым дигән сүз.

Гаилә эчендәге борчулар янына ил, халык өстенә төшкән олы кайгы өстәлә. Сугыш кырларыннан бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр килеп тора. Утыз җиде генә йортлы авылдан әле кайчан гына кырык өч кеше сугышка чыгып киткән иде. Шуларның егерме тугызы турында “үлде” яки “хәбәрсез югалды” дигән язу да килгән инде. Алар арасында Равилнең Искәндәр абыйсы һәм иптәш малайлары Фәрзетдин белән Миңлеәхмәтнең әтиләре дә бар.

Колхозның һәм авыл халкының да хәле шәптән түгел. Эшләргә кеше җитми, ферма малларының ашарына юк. Авыр кыш узып, яз җитүгә авылда ачлык башлана. Черек бәрәңге, юкә яки өрәңге кайрысы белән көн күрергә кала. Кар астында кышлаган ашлык ашап агуланучылар саны көннән- көн арта бара. Равилнең якын дуслары үлә...

Сугыш чорының шушы барлык кыенлыкларын язучы ун яшьлек Равил манарасыннан, аның мөнәсәбәте аша сурәтли. Бу исә әсәргә үзенчәлекле яңарыш бирә, повестьнең эмоциональ тәэсир көчен арттыра. Шактый дәрәҗәдә самими һәм ихлас күңелле Равилнең дөнья хәлләренә биргән бәясе еш кына өлкәннәрнекеннән үтемлерәк булып чыга, фашистлар башлаган

сугышның фаҗигасен һәм вәхшилеген, аннан да бигрәк, совет кешеләренең шул еллардагы фидакярлеген һәм патриотизмын тирәнрәк, үткенрәк, тәэсирлерәк итеп ачарга булыша. “ Шинельсез солдатлар” әсәренең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 25 еллыгын бәйрәм иткәндә басылып чыгу да әдипнең күңеленә әлеге теманың бик нык якын булуы күзаллана.

Үзенең дә бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән Татарстанның атказанган механизаторы авылдашыбыз Габрахман ага Сабиров болай ди: “Кайчакта мин әсәрдәге геройлар, балалар белән үземне чагыштырам, алар урынына куеп карыйм һәм уйлап куям: мондый авырлыкларны кичергән балалар үскәч беркайчан да сынмаслар, сыгылмаслар. Чөнки кечкенәдән болай чыныккан кеше, корыч кебек нык була. Ләкин сугыш еллары турында уйлар аларда мәңгегә сеңеп кала. Бу әсәр миндә дә мәңгелек уелмас эз калдырды. Аның ярдәмендә мин тормышның кайбер куркыныч якларын күрергә өйрәндем. Үземнең балачагымны бәяли башладым. Дөньяда шундый авырлыклар барлыгын белдем. Минем өчен бу әсәр тормышта яшәргә өйрәтә торган, авырлыкларны узарга ярдәм итә торган ярдәмлек кебек”.

Ә бу әсәрнең авторы Вакыйф Нуруллинга килгәндә, ул хәзер дә безнең арада, тормышның тәмен , ямен белеп, әдәби иҗат белән янып яши.

Балык Бистәсе төбәгендә әдипнең юбилеен зурлап билгеләп үтәләр. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә аның иҗатына багышланган кичәләр, әдәби презентацияләр, ачык дәресләр, китап укучылар конференцияләре, конкурслар уздыралар.

 

Раушания Кәбирова

Югары Тегермәнлек мәктәбе укытучысы

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Фонтан спроса. Российские туристы готовы ездить на реки и озера вместо моря

«Храбрецы» сразу притихли: после путинского «сигнала», Лондон понял, каким будет ответ

Атаки на Гагаузию со стороны официального Кишинева усиливаются

Подросток случайно убил пристававшего к нему незнакомца в центре Москвы

Музыкальные новости

Медиа съезжают последними // «Газпром» завершает перевод структур из Москвы в Санкт-Петербург

Дмитрий Медведев поддержал инициативу губернатора Андрея Чибиса по созданию на базе КНЦ РАН арктического научно-технологического кластера

Новости и Культура, Дети и Россия: Театр Ульгэр выступил в Этнографическом музее народов Забайкалья в Улан-Удэ

Глава ВТБ Костин: футболисты «Динамо» ещё не заслужили стать чемпионами России

Новости России

ЕС не тех боялся: у "добренького" гегемона оказался ужасный план

Фонтан спроса. Российские туристы готовы ездить на реки и озера вместо моря

Подросток случайно убил пристававшего к нему незнакомца в центре Москвы

Подросток случайно убил пристававшего к нему незнакомца в Москве

Экология в России и мире

Скидки на звуковые щетки и зубную пасту для детей от компании "Ревилайн" до 6 июня 2024 года

Туристка заразилась плотоядной болезнью и потеряла руку: новая инфекция начала распространяться на людей, посещающих достопримечательности

ГЕРОИЧЕСКОЕ УЧАСТИЕ АРМЯН В СВО. ЧАСТЬ ЧЕТВЕРТАЯ

Какие украшения будут в моде летом 2024 – подборка стилиста «585*ЗОЛОТОЙ»

Спорт в России и мире

«Он никогда не снимается с турниров». Циципас прокомментировал травму Джоковича

Теннисист Джокович побил рекорд Федерера по победам на турнирах "Большого шлема"

Зверев вышел в финал «Ролан Гаррос»

«Сейчас даже счёт не помню»: Андреева сенсационно победила Соболенко и вышла в полуфинал «Ролан Гаррос»

Moscow.media

Глазово

Такси в 7 раз чаще попадает в ДТП, чем обычные автомобилисты — изучаем аварийность на дорогах

В Москве арестовали бывшего замглавы Росприроднадзора по делу о мошенничестве

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Керчи











Топ новостей на этот час

Rss.plus






«Ломом по голове»: москвичка зверски расправилась с родным отцом

Архив проекта «Лица Победы» пополнила биография участницы Великой Отечественной войны

Фонтан спроса. Российские туристы готовы ездить на реки и озера вместо моря

Новый завод по производству станков построят в Нижнем Новгороде