Киокусинкай каратэ буенча Чистай шәһәрендә узган республика ачык турнирында Әлки командасы беренче урынны яулады.
Ике көн буе барган әлеге бәйгедә республиканың 13 шәһәр һәм район командалары катнашкан. Мари-Эль республикасы да үз командасын җибәргән булган. Андрей Зиньков тренерлыгында шөгыльләнүче 8-11 яшьләрдәге спортчыларыбыз, һәр очрашуда өстен калып, беренчелекне алалар һәм Татарстан Киокусинкай федерациясенең беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнәләр.