Мы в Telegram
Добавить новость

Песков: у РФ нет территориальных споров и проблем со Швецией и Финляндией

В Люберцах высадили саженцы сирени, черешни, яблони и черемухи

На открытии бара блогерши Насти Ивлеевой заметили тараканов

Свыше 15 кубометров мусора собрали с берега реки Пехорка в округе Люберцы



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Минем дә өлешем бар, диярлек булсын

Минем дә өлешем бар, диярлек булсын
 
"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында 20 апрельдә Татарстанда "Игелекле гамәлләр эстафетасы" башланып китте. Безнең район да аңа актив кушылды. "Эстафета" кысаларында хәйрия һәм экология чаралары, урамнарны, җәмәгать урыннарын чистарту һәм төзекләндерү, балаларга, ветераннарга, өлкән һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү акцияләре планлаштырылды. Аларның күбесе тормышка ашырылды да инде. 
 
Газета укучыларыбызның исенә төшерик: ике атна тирәсе элек республикада "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте булдырылган иде. Аның төп максаты – татарстанлыларны  берләштерү, Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын хуплау, аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итү өчен конкрет эшләр башкару, республика үсешенә үз өлешеңне кертү. "Игелекле гамәлләр эстафетасы" – республика тормышында иҗтимагый катнашуыңның, үз җөмһүриятеңә, аның халкына битараф булмавыңның бер формасы да инде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Мария Платонова белән без "Игелекле гамәлләр эстафетасы" кысаларында башкарылучы эшләрне барлап утырдык.
Иң беренче итеп узган шимбәдә булган "Урман утырту көнен" атарга кирәктер, мөгаен. Бу көнне бик күп әлкилеләр агач утырту дигән изге эшкә кушылды. Район үзәгендәге оешма-предприятиеләр исә Базарлы Матакның Яшьләр урамында төзелеп бетеп килүче Геройлар паркында хезмәт куйды. 
Моңа кадәр ташландык, чүп-чар тулы бушлык булган бу урында елдан артык вакыт эчендә әлкилеләрнең уртак тырышлыгы белән парк барлыкка килде дияргә була. Үткән шимбәдә анда миләш, тау нараты, юкә агачлары утыртылды, газон үләне чәчелде.
Шунысы бигрәк куанычлы: биредә  мәктәп балалары, "Яшь гвардия" оешмасы әгъзалары да бик күп эш башкарды. Ә Юхмачы мәктәбендә эшләп килүче "Йолдыз" хәрби-патриотик клубына йөрүче укучылар бу көнне паркта 200 төпкә якын спирея куагы утырттылар.
–Алар әлеге декоратив куак үсентеләрен Геройлар паркына утырту өчен махсус үстерделәр,–ди Мария Платонова. –Юхмачы мәктәбе каршында Советлар Союзы Герое Петр Чулков һәйкәле янында да спирея аллеясы  булдырды "Йолдыз" әгъзалары. Май азакларында  купшы ап-ак чәчәк атып, искиткеч хуш ис таратып утыра бу куаклар.
Әлеге күркәм акция барышында район үзәгенең Имәнлек урамында нигез салынган Аналар паркында да күп агач үсентеләре утыртылды.
Мәгълүм булганча, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шәһәрләрдә генә түгел, безнеке кебек авыл районнарында да парклар булдыру бик өлгергән һәм көн кадагына килеп баскан мәсьәлә иде шул. Республиканың бу эштә ярдәме һәм үз тырышлыгыбыз бик әйбәт нәтиҗә бирер, яңа төзелеп килүче парклар авылларыбызның чын бизәгенә һәм әлкилеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнер дип өметләник.
"Игелекле гамәлләр эстафетасы" кысаларында башкарыласы  тагын бер бик кирәкле эш – Базарлы Матакның Советлар Союзы Герое Степан Крайнов исемен йөртүче үзәк урамын төзекләндерү һәм яшелләндерү. Әлеге урамга ике яклап миләш һәм юкә агачлары утыртылачак. Мария Андреевна әйтүенчә, оешма-предприятиеләргә инде участоклар да бүлеп бирелгән. Алар бүген-иртәгә әлеге эшкә керешәчәк. Үзләре хуш исле, үзләре матур бу агачлар, урамны ямьләндерү-яшелләндерү белән бергә, һаваны  автомобильләрдән чыга торган зарарлы матдәләрдән дә чистартачак бит әле. Шуңа да бу эшкә әлеге урамда яшәүчеләр дә кушылыр, алар яшь агачларны карап-тәрбияләп, саклап үстерер, дип уйларга кирәк. Гомумән, безгә әле табигатькә сак карарга, әйләнә-тирәне чүпләмичә, чиста яшәргә өйрәнәсе бар. Олылардан күреп балалар да чисталыкка, тәртипкә күнегеп үсәр иде. 
Урамнарга агачлар гына түгел, чәчәкләр дә утырта башлыйсы иде. Яшеллеккә бай булган, матур, төзек урамда яшәү үзе бер бәхет бит. Шуларны истә тотып,  район үзәгендәге Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөртүче урамнар арасында бәйге игълан ителде. Үз урамыңны бергәләп ямьләндерү анда яшәүчеләрне берләштерер, дуслаштырыр да иде. Әнә Татар Борнаенда халык  матур итеп  урам бәйрәмнәре үткәрүне гадәткә керткән. 
Игелекле гамәлләр кылуга мәктәп балалары да җәлеп ителә, билгеле. Сыйныфларда мәрхәмәтлелек дәресләре үткәрелә. Укучыларның барысы да "Ветеранга бүләк" акциясендә катнаша. Һәр бала Җиңү бәйрәмендә ветераннарга тапшыру өчен үз куллары белән бүләк әзерли. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының сугышчан юлын җентекләп өйрәнгәннәр, материаллар туплаганнар. 9 Майда укучылар ветеран бабаларының зурайтылган фотолары белән  Җиңү парадының беренче сафларында узачаклар. "Үлемсез полк" дип исемләнгән әлеге акциягә алар бик дулкынланып әзерләнәләр.
Бүген районыбыз авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар  ремонтлана, реставрацияләнә. Әлеге һәйкәлләр тирәләрен җыештыруда, буяу-агарту эшләрендә, чәчәкләр утыртуда балалар да актив катнаша.
Аңлашыла ки, ветераннар бүген игътибар үзәгендә. Район үзәк хастаханәсендә махсус палаталарда дәваланучы сугыш ветераннары янында "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм укучылар еш була. Балалар ветераннарның фронт һәм тыл истәлекләрен язып алалар, концерт номерлары күрсәтеп күңелләрен күтәрәләр.
Авылларда ялгыз көн күрүче әби-бабайларның да күбесе кеше ярдәменә мохтаҗ. Кемгәдер өй тирәләрен җыештыруда булышасы, кемгә бакча казыйсы. Һәрхәлдә, совет заманындагы тимурчылар традицияләре бүген дә бик актуаль. Һәм күп мәктәпләрдә бу эшне оештыруга зур игътибар бирәләр. Өлкәннәргә ярдәм итү балаларда мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү, битараф булмау кебек сыйфатлар тәрбияли.
 
 
Хәйрия аукционында балалар файдасына шактый акча эшләнде.
 

 
Әле бит үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар. Бу атнаның дүшәмбесендә район үзәгендә "Мәрхәмәт ярминкәсе" хәйрия аукционы шуны истә тотып оештырылды да. Анда балалар иҗат йортындагы түгәрәкләргә йөрүче укучылар ясаган әйберләр сатуга куелды. Әлеге ярминкәдә эшләп алынган акча аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга булышу өчен тотылачак.
Кыскасы, игелекле эшләргә һәрчак урын да, ихтыяҗ да бар. Ә инде яшьләрнең игелекле гамәлләр кылу, җәмгыятькә файдалы булу мохитендә тәрбияләнүе республикабызның алга үсеше өчен аеруча мөһим.
 
 

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Людмила Поргина раскритиковала «Ленком» и актеров театра

Воробьев: выручка «Вкусно — и точка» в Подмосковье оказалась выше, чем у McDonald’s

Красногорский филиал Музея Победы подготовил специальную программу ко Дню России

«Ломом по голове»: москвичка зверски расправилась с родным отцом

Музыкальные новости

Сменившая образ Ивлеева появилась на презентации своего азиатского ресторана

«Солнечная Азбука» в особом семейном центре «Семь-Я»

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!

Вирусолог Вострухов: опасные клещи-мутанты из Европы могут появиться в России

Новости России

Белый дом допустил приход ряда договоров с Россией на смену ДСНВ

Интерактив в помощь. «Учитель года Москвы» Морозова — об инновациях

Воробьев: в Подмосковье инвесторы строят предприятия в среднем за 12-18 месяцев

Красногорский филиал Музея Победы подготовил специальную программу ко Дню России

Экология в России и мире

Глава "Рексофт" - в топ-100 отечественных ИТ-лидеров

Пошив костюма по индивидуальным размерам

3 детские зубные щетки "Ревилайн" по цене 2 в магазине "Ирригатор.ру" ко Дню защиты детей

CЛД «Печора» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» получило сертификацию для технического обслуживания локомотивов серии 2ТЭ25КМ в объёме ТО-2.

Спорт в России и мире

Экс-теннисист Ольховский: Рублев не успел набрать форму на "Ролан Гаррос"

Джокович снялся с Открытого чемпионата Франции по теннису

Семнадцатилетняя Андреева впервые сыграет в полуфинале турнира Большого шлема

«Янника Синнера очень рано сравнивать с Роджером Федерером» // Тренер мужской сборной России по теннису Игорь Куницын — о главных событиях Roland Garros

Moscow.media

Гора Бабырган

За один день работники Уссурийского ЛРЗ и их дети выполнили сменно-суточное задание по ремонту 129 паровозиков

В Москве арестовали бывшего замглавы Росприроднадзора по делу о мошенничестве

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Белый дом заявил, что США готовы обсуждать ДСНВ с Россией

Воробьев: в Подмосковье инвесторы строят предприятия в среднем за 12-18 месяцев

Названа стоимость суточной аренды самого дешевого дома в Подмосковье

Людмила Поргина раскритиковала «Ленком» и актеров театра