“Нуль” күрсәткече бирүче йортлар шәһәрдә 186. Шуларның 119 ы буенча эшче төркем йөреп чыкты. Тикшерү 65 хилафлыкны ачыклаган. Аларның кайберләрендә счетчиклар чыгымнарны исәпләми, икенчеләрендә тишек, ярыклар бар, пломба салынмаган булып чыкты. Шулай ук беркем дә теркәлмәгән фатирларда яшәүчеләр дә ачыкланган.
Киңәшмәдә гомуми счетчикларның төгәл эшләмәү очраклары булуы да күтәрелде. Подвалларында уртак счетчик булган 685 торак йортның 265 ендә салкын су буенча ОДН 20 проценттан артып китә. Айрат Хәйруллин аларны тикшерергә күрсәтмә бирде.