Социаль мошенниклык очраклары турында, кызганыч, еш ишетергә туры килә. Зәй районы эчке эшләр бүлегендә исә мондый алдануларның соңгы вакытларда профилактик эшчәнлек даими алып барылу нәтиҗәсендә кимүен әйтәләр. Әле 22 апрельдә генә полициягә шалтыратып, 1948 елгы ханым бу уңайдан рәхмәтен белдерә. Аңа төн уртасында телефон аша шалтыратып, сезнең улыгыз кеше үтереп авыр хәлдә калды, әлеге эшне йому өчен хәзер үк 14 мең сум акча кирәк, кичекмәстән билгеле счетка акча күчерегез, дип әйтәләр. Башта йоклаган җиреннән кинәт уянган ханым куркуга калып, чыннан да улына ярдәм итү турында уйлый. Үз-үзен бераз тынычландыргач, шул рәвешле алдау очраклары булу турында полиция хезмәткәрләренең берничә кат кисәтүе исенә төшә һәм ханым төн уртасында улына шалтыратып хәлен белешә. Улы исән-имин, гадәттән тыш хәл юк икәнлеген әйтә, андый алданулардан сак булырга өнди. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат акча белән бәйле алдануларга юлыкмауны сорый.