Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Үткән шимбәдә Әлки районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде.

Үткән шимбәдә районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде.

Дөрес, алар бу язның беренче өмәләре булмады: авыл җирлекләре советлары, рәсми көне килеп җиткәнне көтеп  тормыйча, урам-тыкрыкларны, елга-күл ярларын, юл буйларын җыештыруга берничә атна алдан керештеләр. Өмәләр үткәреп, авылларны тәртипкә китерергә өлгергән җирлекләр аз түгел. Ә илкүләм өмә игълан ителгән 25 апрельдә  бу эшкә барлык оешма-учреждениеләр коллективлары кушылды.

Район үзәгендә төп көч шимбә көнне Геройлар паркында эшләүгә юнәлтеләчәге билгеле булгач, кайбер коллективлар җомга көнне үк үз территорияләрен җыештырдылар. Әйтик, Алексеевск агрокөллияте үзләренә йөкләнгән  Кояшлы урамында эшләделәр. Бу урамнан Федераль трасса үтә, ул безнең аша ерак юлларга йөрүчеләргә әлкилеләрнең яшәү рәвешен, уңганлык дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Шуңа да көллият коллективы урамны, юл буен даими чистартып тора. Шунда үскән, май-июньдә мамык биреп бимазалаган тупылларны кискәннән соң укучылар һәм укытучылар ботакларны җыештырганнар. Бу эшне әлегәчә дәвам итәләр.

“Алина” спорт залының әйләнә-тирәсе зур мәйдан били, аны чистарту зур хезмәт сорый. Биредә эшләүче 30 лап кеше шимә өмәсен иртүк башлаганнар, көне буе тырышып эшләгәннәр. Хәзер биредә бик чиста, кипкән коры-сарыны тырмалап җыйгач, ямь-яшел булып үлән күпереп килә.

Базарлы Матак уртасындагы паркта Базарлы Матак мәктәбе укучылары эшләгән, ә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре парктагы эскәмияләрне, коймаларны, электр лампалары баганаларын буяп куйганнар.

“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы территориясе һәрчак чиста. Ә өмә көнне биредәге алма бакчасын тәртикә китергәннәр. “Әле көннәр салкын, бераз җылыткач килерсез: күп итеп матур чәчәкләр утыртабыз,”–диделәр юлчылар. Алар үрнәгенә башкалар да иярсен иде.

Юхмачы интернат-йортында да эш кайнаган ул көнне: бөтен коллективлары белән чыгып 2 гектарлы территорияләрен җыештырганнар, мәктәпнең “Йолдыз” патриотик клубы, Әлки урманчылыгы, Юхмачы авыл җирлеге советы депутатлары белән Җиңүнең 70 еллыгына багышлап аллея утыртканнар.

Кыскасы, бөтен җирдә чистарту, төзекләндерү эшләре кайнады үткән шимбәдә. Билгеле, бу өмә соңгысы булмас. Туган ягыбыз Әлкине матур, ямьле итүдә һәркем катнашсын иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus