Күгәрчен авылында яшәүче олы йөрәкле, миһербанлы, кадерле әниебез МӘХФҮЗӘ КЫЯМ кызы КАДЫЙРОВАның 1 майда 80 яшьлек юбилее
Тормыш сине ныклыкка, чыдамлыкка сынаган, әни.
Гомер буе безне кайгыртып яшәгәнсең. Әле дә син безгә яшәү өчен көч, дөньябызга яктылык бирәсең. Олуг юбилеең белән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез сиңа.
Сокланырлык безнең әни,
Шат күңелле, тырыш, уңган.
Без бәхетле, әле ярый,
Синдәй әни насыйп булган.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың исеменнән кызың Рузилә.