Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эш беткәч уйнарга ярый, ди сабыйлар( фотолар)

“Березка” балалар бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатына багышлап зурлар төркеменә йөрүче балалар белән кичә үткәрелде.

 Татар теле тәрбиячеләре Әнисә Зарипова һәм Лилия Хамматова үзенчәлекле бәйрәм программасы төзегәннәр иде. Балалар “Былтыр”, һәм “Су анасы” командаларына бүленеп ярыштылар. Компьютер аша экраннан сорауларга җавап эзләп таптылар. Балалар шагыйрь иҗаты белән таныш, төгәл җаваплар бирделәр. Кызлар “Бишек” җырын оста итеп башкардылар. Аннан “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” шигырьләрен рольләргә бүленеп сөйләделәр.

 Балалар Тукай кечкенә чагында уйлап тапкан бер уенны да яратып уйнадылар. Залда утыручы урта һәм әзерлек группасына йөрүче балалар да сораулар җавап табып командаларга очко өстәделәр. Соңыннан сүз жюри әгъзаларына - бакча психологы Фәридә Закирова һәм логопед Ләйсән Павловага бирелде. “Ике команда да бик тырыш булды, актив катнаштылар. Бертигез очколар җыйдылар, димәк, дуслык җиңде”,-диде Фәридә Закирова.

Бакчада мондый бәйрәмне ел саен үткәрәләр икән. Ел да төрле формада ясыйлар. Узган ел фольклор кичәсе булса, быел ул уен- викторина рәвешендә узды. Һәр группада Тукай иҗатына багышлап күргәзмәләр ясап куйганнар. “Һәр чарада әти-әниләр бик теләп ярдәм итәләр. Рәсем, кул эшләре ясап алып киләләр. Балаларга шигырьләрен өйрәнергә булышалар”,-ди  татар теле тәрбиячесе Лилия Хамматова.

 Гөлназ Зарипова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus