Төнлә кафеда сигнализация кабына. Урынга килеп җиткән полиция вәкилләренә 22 яшьлек егет аның телефонын тартып алуларын әйтә. Явыз гамәл кылучы егетнең яхшылык белән телефонны кайтарып бирүенә дә игътибар итми, ул берничә тапкыр аңа суга да, юкка чыга. Әмма ул ерак китәргә өлгерми, аны тоткарлыйлар һәм телефонны хуҗасына кайтарып бирәләр.