Бүген Тукай көне
Зәйдә яши Тукай рухы
Зәемдә дә яши Тукай рухы,
Татар бар да яшәр Тукаем.
Шигырьләре илһам чыганагы -
Рухландыра безне көн саен.
Апрель ае,Тукай, татар халкы -
Бер-беренә тныклап береккән.
Туган телем,татар илем яшәр,
Татар көче бары берлектән.
Туры әйткән Тукай халкын яклап,
Хакыйкатьне ачкан халыкка.
Үлемсезлек биргән шигырьләре,
Кызыкмаган алтын, байлыкка.
Рәхмәт сиңа, бөек Тукаебыз!
Син - телемнең шигъри үрнәге.
Шигырь очкыннарың миндә дә бар,
Алар мижа синнщн миңа үрләде.