– Әти, мин сине йөргән егетем белән таныштырырга телим. Ул шундый әйбәт...
– Хезмәт хакы да әйбәтме соң?
– Нишләп сез, ирләр, шундый икән?! Ул да беренче эш итеп синең хезмәт хакың белән кызыксынды.
Ике ахирәт кыз сөйләшә:
– Ул егетләрнең кайсын сайларга да аптыраган. Беренчесе акчаны күп эшли, икенчесе бик акыллы, өченчесе шәп бии.
– Беренчесен биергә өйрәтеп булмыймы соң?
Берәүне хатыны ташлап китә. Ләкин ай да үтми, яңадан ире янына әйләнеп кайта һәм, әлбәттә, гафу итәргә куша.
– Ташлап качуың өчен гафу итә алам, – ди ир кеше, – ләкин кире кайтуыңны мәңге кичермәм!