Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

27 АПРЕЛЬ – 3 МАЙГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар өчен атна бөтен яклап та уңышлы булачак. Эшегездә үзегезне яхшы яктан күрсәтеп җитәкче һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз. Керем көтелә. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрерсез.
 
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, максатыгызга ирешүдә ашыкмагыз. Туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, каршы килмәгез. Аларга карата кырыс булу сезнең файдага түгел.
 
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сез җитәкче икән, хезмәттәшләрегезгә артык таләпчән булмагыз. Сиземләвегез алдамый, финанс мәсьәләсендә уңыш көтелә. Җыелып килгән эшләрне атна башында тәмамларга тырышыгыз. Ял көннәрен гаилә һәм үзегезне кайгыртуга багышлагыз.
 
Кысла (22.06-22.07)лар, моңа кадәр сез гел уңышсызлыкка очрап торган булсагыз, бу атна сезнең өчен яхшы булачак. Бәхетегез үз кулыгызда, мөмкинлекне ычкындырмагыз. Бөтен нәрсәне уйлап эш итегез. Кыенлыкларны җиңәргә әзерләнегез.
 
Арыслан (23.07-22.08)нар, эшегезгә игътибар кимедеме, балаларыгыз тыңламый башладымы, өегездә тынычлык беттеме?Үз-үзегезне кулга алыгыз һәм проблемаларны хәл итегез. Көч кулланырга кирәкмәс, файдасы юк. Белем алу өчен уңай вакыт.
 
Кыз (23.08-22.09)лар, шәхси тормышыгызда бар да яхшы. Сезнең матурлык тирә-яктагыларны җәлеп итәр. Якыннарыгыз ачуыгызны чыгарса, сабыр булыгыз, югыйсә нерв системагыз какшавы ихтимал. Кызып китеп, якын кешегезне үпкәләтүегез бар.
 
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, атна башы яңа танышу-очрашулар өчен уңышлы вакыт. Шулай да, хискә бирелеп китеп, эш турында да онытып җибәрмәгез. Мөһим кәгазьләр белән эш итәргә туры килә, игътибарлык сорала.  
 
Чаян (24.10-22.11)нар, күпме генә тырышсагыз да, хата кылмаудан качып булмас. Үкенерсез, ләкин соң булыр. Кемнедер авыр сүз әйтеп үпкәләтсәгез, тавыш-гауга белән тәмамланырга мөмкин. Ял көннәрен яраткан кешегезгә багышлагыз.  
 
Укчы (23.11-21.12)лар, бу атнада дусларыгыз белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Аларның проблемаларын уйлап чыгарылган дип уйларсыз, сезнең өчен алардан мөһимрәк эшләр табылыр. Эшкә чумып, гаиләгез турында онытмагыз. 
 
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр атна дәвамында күтәренке кәефтә булыр. Эш турында уйламыйча, берәр кая барып ял итү турында хыялланыр. Әгәр дә бөтен нәрсәне вакытында тәмамласагыз, дуслар компаниясендә ял итү вәгъдәләнә. Ялгызларны романтик очрашу көтә.
 
Сукояр (19.01-18.02)лар, атна сезнең өчен бик үк әйбәт булмас. Финанс яктан кыенлыклар көтелә. Сынаулар үтәргә әзерләнегез. Үзегезне ялгыз хис итәрсез. Шулай да, начар кәефегез озакка бармас, атна ахыры уңышлы булыр. 
 
Балык (19.02-20.03)ларның көч-дәрте ташып торыр. Бүләк бирүләре ихтимал. Шулай ук, финанс  керем булачак. Тагын да күбрәк керем булдырыр өчен план  төзегез. Сезгә карата начар нияттә булганнардан үч алу кирәкмәс.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus