Ир үзе Түбән Камада яшәгән. Ә бу хәл Ростов-Дон шәһәрендә була. Хатынга әйтмичә генә ул баланы бакчадан урлап, Татарстанга алып кайтып китә. Суд приставлары баласыз калган хатын белән ир яшәгән фатирга киләләр. Дүрт сәгать ишекне ачтырмакчы булалар. Әмма ир баш тарта. Ахырда МЧС хезмәткәрләрен чакыртып, ишекне ватып керәләр. Әмма анда бала булмый. Соңыннан алар баланы табып хатынга кайтарып бирә.