ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” программасына старт бирде. “Лизинг-грант” программасы буенча гаризалар ике этапта - язын һәм көзен кабул ителә. Зәй хакимиятендә әлеге уңайдан крестьян (фермерлек), шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары белән очрашу оештырылып, аларга конкурс таләпләре, нинди документлар әзерләү кирәклеге аңлатылды, бизнес-план төзү буенча киңәшләр бирелде. “Эш башлаучы фермерлар” программасы сөт һәм ит җитештерү ат, сарык, кәҗә үрчетү, дуңгызчылык, кошчылык тармакларына, бөртекле, кузаклы һәм терлек азыгы культуралары яшелчә үстерү, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәменнән гыйбарәт. Әлеге һәм “Лизинг грант” программаларына Зәйдән керергә теләк белдерүчеләр шактый, алар документ җыю хәселенә кереште.