Зәй шәһәр суды урлашкан өчен үткән ел ике елга хөкем карары чыгарылган бер ир-атка карата җәза үтәтү инспекциясе соравы буенча кабат хөкем карары чыгарды. Иректән мәхрүм итмичә генә төзәлү мөмкинлеге бирелү шартыннан файдаланмаган ир-ат эшкә урнашмыйча, теркәлүләргә килмичә качып йөрүне хуп күргән. Суд, прокурор фикере белән килешеп, әлеге ир-атны ике елга торак колониягә җибәрергә карар итте.