Бәйге дәвамында алар “Шигърият” номинациясендә көч алыштылар һәм нәтиҗәдә Айгөл Минхәерова лауреат исеменә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Бу чарада Әлмәт шәһәреннән 5 нче номерлы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Минхәерова һәм 15 нче мәктәпнең 5 нче сыйныфы укучысы Раян Ханнанов та катнашты.
Бәйге дәвамында алар “Шигърият” номинациясендә көч алыштылар һәм нәтиҗәдә Айгөл Минхәерова лауреат исеменә лаек булды.